Өч “бронза” алып кайттылар

Главная Новости

Өч “бронза” алып кайттылар

Өч “бронза” алып кайттылар

21.11.2022

“Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән тупланган Түбән Кама командасы көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына барып кайтты.


Чемпионат узган ял көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда үткәрелеп, анда республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 41 команда көч сынашты. Командалар беренчелегендә безнекеләр җиденче урынны алды. Узган елгы чемпионатта уникенче урынга төшкән булуыбызны искә төшерсәк, сизелерлек алга китеш бар, дип юанырга мөмкин. Моңа өч көрәшчебезнең шәхси беренчелектә призёрлар исемлегенә керә алулары нәтиҗәсендә ирешелде. Илсаф Сәйфуллин (70 кг), Вадим Демидов (103кг) һәм Константин Морозов (130 кг) өчесе дә үз авырлык үлчәүләрендә өченче урынны алып, бронза медальләргә лаек булдылар.

 

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

 

Фотода (сулган уңга): Вадим Демидов, тренер Илнар Гәрәев, Илсаф Сәйфуллин, тренер Илдар Зарипов, Константин Морозов.

Фото-шәхси архивтан.