Алмаз – җиңел үлчәүдә иң көчлесе

Главная Новости

Алмаз – җиңел үлчәүдә иң көчлесе

Алмаз – җиңел үлчәүдә иң көчлесе

02.11.2022

“Шинник” спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Алмаз Җиһангәрәев Әлмәттән зур җиңү яулап кайтты.


Шул шәһәрнең танылган көрәшчесе, Татарстанның атказанган спорт остасы Ильяс Галимов истәлегенә багышлап, “Татнефть” спорт комплексында яшьләр арасында көрәш буенча республика турниры үткәрелде. 2001-2003 елгы спортчылар арасында безнең Алмаз, 60 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә барлык көндәшләрен җиңеп, беренче урынны яулады.

Ул әле күптән түгел генә армиядән кайтып (Владивостокта танкист булып хезмәт иткән), “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыятенә шофер булып эшкә урнашты. Армиягә кадәр дә “Шинник”та шөгыльләнде, яшьләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында икенче урынны алып, Россиянең спорт остасы исеменә кандидат нормативын үтәгән иде. Хәзер дә көрәш залына килеп, зур тырышлык белән шөгыльләнә. Нәтиҗәсе күз алдында: үзе катнашкан бәйгеләрдә җиңүләр яулый. Шулай дәвам итсә, Россиянең спорт остасы исеменә лаек буласына ышаныч зур.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Алмаз Җиһангәрәев Мактау пьедесталының иң югары баскычында.