БАЛАЛАР ДА, ЗУРЛАР ДА...

Главная Новости

БАЛАЛАР ДА, ЗУРЛАР ДА...

БАЛАЛАР ДА, ЗУРЛАР ДА...

30.01.2024

“Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүче көрәшчеләр узган ял көннәрендә республика күләмендәге ике ярышта катнашып, бүләкләр алып кайттылар.


Мөслим районында, шул якның танылган батыры Фәрит Корбанов истәлегенә багышлап, 2009-2010 елгы малайлар арасында турнир үткәрелде. Татарстанның күп шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган яшь көрәшчеләр көч сынашкан бу бәйгедә безнекеләрнең икесе призлы урыннарга чыкты. Ислам Кәлимуллин – 50 килограммнан авыррак үлчәүдәгеләр арасында икенче, Артур Әгълиев 50 килограммга кадәргеләр төркемендә өченче урынны алды. Бу малайларның уңышында тренерлары Илнар Гәрәевнең дә лаеклы өлеше бар.
Ә Казанда, инде җиденче мәртәбә, “Манзара” премиясенә ярыш оештырылды. Анысында зурлар, алай гына да түгел, көрәш дөньясында танылган спортчылар катнаша. Тик менә “Манзара”ның дөнья, Россия, Татарстан чемпионнары кертелгән “алтын лига”сында бил алышу бу юлы сүлпән иде. Аның каравы, “көмеш лига”да көрәш кызыклырак, матуррак булды. Монысында батыр билбавы өчен ярышкан ун көрәшче арасында безнең “Шинник”тан Илнур Хәбибуллин финалга чыкты һәм соңгы көндәшенә – Сарапул шәһәреннән килгән 130 килограммлы пәһлеванга гына оттырып, икенче урынны алды. Илнурның үз авырлыгы 85 килограмм гына булуын исәпкә алсак, аның өчен бу зур уңыш.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: Илнур Хәбибуллин үзенең финалдагы көндәше белән.
Фото – шәхси архивтан.