Бер ярышта – биш медаль

Главная Новости

Бер ярышта – биш медаль

Бер ярышта – биш медаль

13.12.2022

“Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр узган ял көннәрендә Әлмәттә үткәрелгән зур ярышта унышлы катнаштылар.


Анда, шул шәһәрнең танылган батыры Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, 12-17 яшьлек спортчылар өчен “Татнефть” акционерлык җәмгыяте кубогына   XIV бөтенроссия көрәш турниры оештырылган иде. Безнекеләрдән иң зур уңышка 31нче мәктәп укучысы Әмир Хафизов иреште, ул 75 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә җиңү яулады. Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжында белем алучы Антон Рассказов (90кг), финалда гына оттырып, үз үлчәвендә икенче урынны алды. Ә 29нчы мәктәп укучысы Булат Гәрәев (65кг), нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжыннан Эльмир Зарипов (70кг) һәм Түбән Кама медицина колледжында белем алучы Ильяс Хәбибрахманов (65кг) өчесе дә үз авырлык үлчәүләрендәге яшьтәшләре арасында өченче призлы урыннарга ия булдылар.

Бу малайларның уңышларында тренерлары, әле яңа гына Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре исемен алган Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Әмир Хафизов – Мактау пьедесталының иң югары баскычында.

Фото-шәхси архивтан.