Чемпионнар тренеры

Главная Новости

Чемпионнар тренеры

Чемпионнар тренеры

01.02.2023

Түбән Кама шәһәрендәге «Шинник» спорт комплексы көрәш бүлегенең өлкән тренеры Илнар Гәрәевкә «Россиянең атказанган тренеры» дигән исем бирелде. «Шинник»ның кырык еллык тарихында мондый югары исемне алуга ирешкән беренче остаз ул.


Илнар Мамадыш районының Уразбахты авылында туып-үскән. Көрәш белән мәктәптә укыган чагында мавыгып китә, дәресләрдән соң дуслары белән спорт залында тырышып шөгыльләнә малай. Үзенең беренче җиңүен мәктәп укучыларының Пионерия көненә багышлап үткәрелгән ярышында яулый. Көрәшче каны дигән нәрсә дә үзенекен иткәндер инде: әтисе Гыйльметдин үзләренең Уразбахты Сабантуенда гына түгел, тирә-як авылларда да мәйдан тоткан батыр була. Әмма Илнарның мәктәпне тәмамлагач спорт белән бәйле һөнәр сайлау теләгенә нәкъ менә әтисе катгый ризасызлык белдерә. Аны аңлап та буладыр: озак еллар көндәшләре белән бил алышып, Сабантуй мәйданындагы имгәнүләре аркасында сәламәтлеге какшаган Гыйльметдин үз улына андый язмыш теләми...

Илнар әтисенә каршы килми, Түбән Кама шәһәрендәге 62нче училищега укырга кереп, электрик белгечлеге алып чыга. Училищены тәмамлауга армиягә китәр вакыты да җитә. Һава-десант гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп, шуның ел ярымын Төньяк Кавказдагы «кайнар нокта»да үткәрергә туры килә аңа. Исән-сау тыныч тормышка әйләнеп кайтканнан соң, запастагы сержант Гәрәев спорттан башка һөнәр турында уйлый да алмый. Бу вакытка инде бакый тормышка күчкән әтисеннән күңеленнән генә гафу үтенеп, Илнар Түбән Кама педагогия колледжының физик тәрбия бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, шәһәребездәге 12нче мәктәптә һәм 1нче татар гимназиясендә физкультура дәресләре алып бара, Казан дәүләт педагогия университетының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә. 

Ә 2000 елда «Шинник» спорт комплексында атаклы батыр Данил Галиев исемендәге көрәш мәктәбе ачылгач, Илнар Гәрәев бирегә тренер булып эшкә урнаша. Шуннан бирле ул малайларны милли көрәш серләренә өйрәтеп, Түбән Камада гына түгел, республикада иң танылган тренерларның берсенә әйләнде. Татарстан көрәш федерациясе ел саен уздыра торган конкурс нәтиҗәләре буенча, Илнар инде унике мәртәбә яшь көрәшчеләр белән эшләүче иң яхшы остазларның берсе дип табылды. Аның кул астында шөгыльләнгән егетләр арасыннан сигезе Россиянең спорт остасы исеменә лаек булды, хәзерге вакытта тагын егермесе – шушы исемне алу өчен кандидат.

Ел саен Түбән Кама Сабантуенда осталыклары белән аерылып торучы һәм ахырдан Мактау пьедесталына күтәрелүче көрәшчеләрнең күпчелеге – Илнарның өйрәнчекләре. Аларның берсе, Ленар Иванов, хәтта ике мәртәбә Федераль Сабантуйларда – Ижевскида һәм Владивостокта баш батыр булды. Татарстан һәм Россия беренчелегенә үткәрелгән турнирларда җиңүчеләрнең исемнәрен саный башласам, бик озакка китәр иде, шуңа күрә, бары тик дөнья күләмендә уңышка ирешкән берничә өйрәнчеген генә телгә алам. Яшьләр арасында дөнья беренчелегенә уздырылган ярышларда Динар Әүхәдиев һәм Илмир Хәсәншин җиңү яуладылар, Алмаз Җиһангәрәев икенче урынны алды.

Ә инде тренерның иң зур горурлыгы – бүгенге көндә республикабызның аеруча танылган көрәшчеләреннән берсе, алты мәртәбә – Россия, биш мәртәбә дөнья чемпионы булган Ренас Кәлимуллин. Ул, милли көрәштәге казанышлары өчен, Россиянең атказанган спорт остасы исемен алган беренче көрәшче! Шушы елның гыйнвар ахырында Татарстан спорт министрлыгы коллегиясе утырышында катнашкан Россия спорт министры Олег Матыцин берничә кешегә, шул исәптән Ренас Кәлимуллинга һәм аның тренеры Илнар Гәрәевкә дәрәҗәле исемнәр бирелү турындагы таныклыкларны һәм күкрәк билгеләрен тапшырды.

... Ир кеше агач утыртырга, йорт төзергә һәм малай үстерергә тиеш, дигән әйтем бар. Илнар ул бурычларның өчесен дә үтәгән. Шәһәрдән 20 километр ераклыктагы Байданкино авылында җир алып, зур йорт төзеде, анда күпләп агачлар да утыртты. Ә инде малай дигәннән, балалар бакчасына йөргән чагында ук әтисе кул астында көрәшергә өйрәнә башлаган, хәзерге вакытта 29нчы мәктәпнең тугызынчы классында укучы Булат – яшьтәшләре арасында иң көчлеләрнең берсе. Узган җәйдә ул Түбән Кама муниципаль районында беренче мәртәбә оештырылган балалар Сабантуенда баш батыр калды.

Әгәр көрәшче Гыйльметдин исән булса, бүген улы Илнарның гына түгел, оныгының да уңышлары белән горурланыр иде...

Виктор ШАДРИН.

Фотода:Олег Матыцин тренер Илнар Гәрәевкә таныклык һәм күкрәк билгесе тапшыргач.