Дөнья беренчелегендә җиңде

Главная Новости

Дөнья беренчелегендә җиңде

Дөнья беренчелегендә җиңде

29.06.2021

“Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин, 2003-2004 елгы яшьләр арасында татарча көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашып, үз авырлык үлчәвендә җиңү яулады.


Бу зур бәйге узган шимбәдә Саба районының Миңгәр авылында үткәрелде. Мәгълүм булганча, ул авыл Сабантуена чит илләрдән дә көрәшчеләр чакырып, дөнья күләмендәге ярыш оештыру инде гадәткә керде (монда, әлбәттә, халыкара көрәш федерациясе президенты, шушы авылда туып-үскән Җәүдәт Миннәхмәтовның роле зур).
Түбән Кама егете, Е.Н. Королев исемендәге политехник колледж укучысы Илмир Хәсәншин үзенең 110 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә, бер-бер артлы, барлык көндәшләреннән өстен чыкты, финалда Беларусь Республикасы көрәшчесен чиста җиңүгә иреште. Очраклы уңыш түгел бу. Илмир инде биш ел дәвамында “Шинник” спорт комплексының көрәш бүлегендә тырышып шөгыльләнә, Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда беренче урыннарны яулаган иде.
Инде менә дөнья беренчелегендәге җиңүе нәтиҗәсендә, Илмир көрәш буенча Россиянең спорт остасы нормативын үтәде. Әле яңа гына унсигез яше тулган егетнең бу казанышы – аның тренеры Илнар Гәрәев һәм “Шинник”ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә зур горурлык.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Илмир Хәсәншин.
Фото – шәхси архивтан.