Данил турниры – 7 һәм 8 апрельдә

Главная Новости

Данил турниры – 7 һәм 8 апрельдә

Данил турниры – 7 һәм 8 апрельдә

28.03.2023

Киләсе атнада “Шинник” спорт комплексында татар халкының атаклы пәһлеваны Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәреләчәк.


Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге инде егерме тугызынчы мәртәбә уза (ул 2020 елда гына, коронавирус чикләүләре аркасында, булмый калды).      Быел безгә республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннын кырыклап команданың килүе көтелә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр дә чакырулы. Бу бәйге – зурлар өчен, анда 18 яше тулып узган көрәшчеләр генә катнаша. Авырлык үлчәүләре быел бергә күбрәк: соңгы елларда гадәтләнгән 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәрге һәм 130дан артыграк авырлыктагылар белән беррәттән, 115 килограммга кадәрге яңа үлчәү дә кертелә.

Башка үзенчәлекләр дә бар. Бу юлы бәйге ике көн дәвам итәчәк. 7 апрельдә (җомга) көрәш көндезге сәгать икедә башлана, турнирны ачу тантанасы кичке сәгать биштә үткәрелә. Ә шимбә көнне, 8 апрельдә, ярыш иртәнге сәгать тугызда башланып, кичен җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

Быел да турнир “кушымталы” була: өч келәмдә зурлар көрәшә, ә алар янәшәсендә өстәмә тагын ике келәм җәелеп, аларында, инде өченче мәртәбә,  яшьләр өчен танылган җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган аерым  ярыш уздырыла, анда 12-17 яшьлек малайлар көч сынаша алачак.

Рәхим итегез, милли көрәшебезне сөючеләр!

 

Виктор Шадрин.

Фотода: Данил Галиев.

Фото – “Шинник” спорт комплексы архивыннан.