Данил турниры кайчан була?

Главная Новости

Данил турниры кайчан була?

Данил турниры кайчан була?

11.04.2024

Соңгы көннәрдә бу сорауны безгә еш бирәләр. Чөнки күптәннән гадәткә кергән үткәрелү вакыты, бу юлы ураза аена туры килү сәбәпле, кичектереп торылган иде.


Көрәш сөючеләргә игълан итәбез: татар халкының атаклы батыры Данил Галиев истәлегенә багышланган бәйге 3 һәм 4 май көннәрендә “Шинник” спорт комплексында узачак. Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу ярыш инде утызынчы мәртәбә узачак. Юбилей турниры булгач, аны тагын да зурлап оештырырга әзерләнәбез.

Быел безгә республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан кырыклап команданың килүе көтелә, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә чакырулы. Әлбәттә инде, көрәш дөньясында танылган батырлар да күп булачак. Бу бәйге – зурлар өчен, анда 18 яше тулып узган көрәшчеләр генә катнаша. Бил алышу унбер авырлык үлчәвендә оештырыла: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 115, 130 килограммга кадәргеләр һәм 130дан авырраклар.

Бу юлы бәйге ике көн барачак. 3 майда (җомга) турнирны ачу тантанасы 13 сәгать 15 минутка билгеләнгән, аннан соң көрәш башланып, кичкә кадәр барачак. Ә шимбә көнне, 4 майда, ярыш иртәнге сәгать 9да башланып, кичен җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланачак.

Рәхим итегез, милли көрәшебезне сөючеләр!

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Данил Галиев.

Фото – шәхси архивтан.