Данил турниры якынлаша

Главная Новости

Данил турниры якынлаша

Данил турниры якынлаша

12.03.2021

26-27 март көннәрендә “Шинник” спорт комплексында татар халкының атаклы көрәшчесе Данил Галиев истәлегенә багышланган егерме җиденче турнир үткәреләчәк.


Татарстанның спорт дөньясында зур урын тоткан бу бәйге, мәгълүм сәбәп аркасында, узган ел булмый калган иде. Инде менә, шөкер, чикләүләр киметелеп, тормыш үз җаена кайтып бара. Татарча көрәшне сөючеләр сагынып көткән Данил турниры да оештырыла, әмма спорт комплексына һәркемне температурасын үлчәп кертәчәкләр, маска киеп йөрү дә мәҗбүри (бары тик ярышучыларга, көрәш келәменә бил алышырга чыкканда гына, маскасын салырга рөхсәт ителә).

Менә шушы таләпне үтәү шарты белән, турнирга Татарстанның күп кенә шәһәрләреннән һәм районнарыннан иң көчле көрәшчеләр килергә җыена. Россиянең башка республикаларында һәм өлкәләрендә яшәүче милләттәшләр дә чакырулы. Бу бәйге – зурлар өчен, анда 18 яше тулып узган спортчылар гына катнаша. Авырлык үлчәүләре: 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограммга кадәр һәм 130дан артыграк.

Быел турнирның тагын бер үзенчәлеге бар. Ул “кушымталы” була: өч келәмдә зурлар көрәшсә, алар янәшәсендә өстәмә тагын ике келәм җәелеп, аларында яшьләр өчен танылган җырчы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган аерым бәйге уздырыла, анда 12-17 яшьлек малайлар көч сынаша алачак.

Зурларның да, яшьләрнең дә көрәш келәмнәрендәге бил алышулары җомга көнне, 26 мартта иртәнге сәгать 9да башлана, турнирны ачу тантанасы көндезге сәгать 12дә үткәрелә, аннары – кичкә кадәр көрәш. Икенче көнгә, ягъни шимбәгә, иртәнге сәгать 9дан көрәшне дәвам итү, ярымфинал һәм финал очрашулары, концерт программасы һәм бүләкләү тантанасы планлаштырылган.

Виктор Шадрин.

Фотода: Данил Галиев.

Фото – “Шинник” спорт комплексы архивыннан.