Иң көчлеләр арасында

Главная Новости

Иң көчлеләр арасында

Иң көчлеләр арасында

24.10.2022

Узган атна ахырында Татарстан көрәш федерациясе кубогы өчен үткәрелгән бәйгедә Түбән Кама көрәшчеләре үзләрен республиканың иң көчле командаларыннан берсе итеп таныта алдылар.


Беренче мәртәбә оештырылган бу яңа исемдәге ярыш – командалар беренчелеге (көрәшчеләр теле белән әйтсәк, “стенка на стенку”), анда шәхси урыннар билгеләнмәде. Казанның “Ак барс” көрәш сараенда республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан 32 команда җыелган иде, алар җиде авырлык үлчәвендә көч сынашты. Түбән Каманың спорт данын яклаган Алмаз Җиһангәрәев (60 кг), Илсаф Сәйфуллин (70 кг), Рафаэль Кәлимуллин (80 кг), Илнур Хәбибуллин (90 кг), Вадим Демидов (100 кг), Илнур Хәсәншин (130 кг), Константин Морозов (130 кг+) әнә шул утыз ике команда арасында дүртенче урынга чыктылар. Безнекеләрне Лаеш, Теләче һәм Әлмәт кенә узып китә алды.

Шушы урында бу язмага нокта куярга да булыр иле. Ләкин, гаделлек хакына, шунысын да әйтми кала алмыйм: хәзерге заманда призлы урыннарга чыга торган командаларның барысы да диярлек моңа читтән “легионерлар” яллап китерү юлы белән ирешә (татарча көрәшкә дә футболдан һәм хоккейдан шундый начар үрнәк йокты). Шул ук Теләче һәм Әлмәт командаларының яртысын “легионерлар” тәшкил тә. Ә инде соңгы берничә ел эчендә, истә-санда юк дигәндәй, үзләрендә көрәшне кинәт кенә нык “үстергән” Лаеш өчен, гомумән, барысы да читтән сатып алынган көрәшчеләр чыгыш ясый...

Шөкер, Түбән Кама командасының ул яктан намусы чиста. Көрәшчеләребезнең барысы да үзебезнекеләр, нигездә, “Шинник” спорт комплексында тәрбияләнгән егетләр, башка шәһәрләрдән һәм районнардан сатып алу көненә калмаган. Шулай булгач, түбәнкамалыларның гадел юл белән алган дүртенче урыны, спортка да базар мөнәсәбәтләре үтеп кергән бүгенге заман өчен, югары нәтиҗә дип санарга мөмкин. Көрәшчеләребез, тренерлары Илнар Гәрәев һәм Илдар Зарипов җитәкчелегендә, тиздән булачак яңа бәйгеләргә әзерләнәләр.

Виктор Шадрин

Фотода: Илнур Хәбибуллин (уң якта, кызыл футболкалы) Казандагы ярышта.