Ике “бронза” – безнеке

Главная Новости

Ике “бронза” – безнеке

Ике “бронза” – безнеке

20.03.2023

“Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүче ике яшь көрәшче – Әмир Хафизов һәм Ильяс Хәбибрахманов, Татарстан җыелма командасы данын яклап, яшьләр арасында көрәш буенча Россия беренчелегендә катнаштылар.


Республикабыз башкаласы Казанда үткәрелгән ул илкүләм бәйгедә Россиянең 31 төбәгеннән (Чиләбе, Астрахань, Свердловск, Краснодар, Пермь, Ханты-Манси һ.б.) барлыгы 400дән артык спортчы көч сынашты. Нәтиҗәдә, Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулады (икенче һәм өченче урыннарда – Башкортостан һәм Төмән командалары). Татарстанлыларның җиңүеңә безнекеләр дә үз өлешләрен кертте: 31нче мәктәпнең җиденче класс укучысы Әмир Хафизов 13-14 яшьлек малайлар арасында 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә өченче призлы урынны алды, ә Түбән Кама медицина колледжында белем алучы Ильяс Хәбибрахманов 17-18 яшьлекләр арасында 65 килограммга кадәрге үлчәүдә, шулай ук, бронза медальгә лаек булды.

 Яшь көрәшчеләребезнең ил күләмендәге уңышында аларның остазы, Россиянең атказанган тренеры Илнар Гәрәевнең дә лаеклы өлеше бар.

 

Виктор Шадрин.

Фотоларда: Ильяс Хәбибрахманов; Мактау  пьедесталының өченче баскычында  - Әмир Хафизов.

Фотолар – шәхси архивтан.