Илмир – Россиядә беренче!

Главная Новости

Илмир – Россиядә беренче!

Илмир – Россиядә беренче!

17.03.2021

«Шинник» спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче Илмир Хәсәншин Казаннан зур җиңү яулап кайтты.


16-17 яшьлек үсмерләрнең татарча көрәш буенча Россия беренчелеге бу юлы Татарстан башкаласында үткәрелде. Илнең  егермегә якын төбәгеннән җыелган яшь көрәшчеләр бәйгесендә, алдан ук көтелгәнчә, республикабыз командасына тиңнәр табылмады.

         Татарстан көрәшчеләренең бу уңышына Түбән Кама политехник колледжы укучысы Илмир Хәсәншин да лаеклы өлеш кертте. Үзенең 110 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә ул, бер-бер артлы, Екатеринбург, Чиләбе, Мәскәү, Оренбург, Башкортстан спортчылары белән көч сынашты. Көндәшләре җитди иде (финалда Илмир белән бил алышкан Башкортстан көрәшчесенең моңа кадәр өч ел рәттән яшьтәшләре арасында Россия күләмендә беренче булуын әйтү дә җитәдер), әмма бу юлы Түбән Кама егете аларның барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Аның бу зур уңышы белән  тренеры Илнар Гәрәев тә горурлана ала.

         Ил беренчелегендәге җиңүе нәтиҗәсендә, Илмир Россия спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде. Шулай ук, ул татарча көрәш буенча дөнья беренчелегендә катнашу хокукына ия булды. Анысы, чит илләрдән дә көрәшчеләр чакырып, бу җәйдә Саба районының Миңгәр авылы Сабантуенда оештырылыр, дип көтелә.

 

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Илмир Хәсәншинны һәм аның тренеры Илнар Гәрәевне Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котлады.

Фото – шәхси архивтан.