Көрәш ничек оештырыла?

Главная Новости

Көрәш ничек оештырыла?

Көрәш ничек оештырыла?

04.06.2024

Инде хәбәр ителгәнчә, 15 июньдә “Ильинка” комплексында Түбән Кама Сабантуе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты тарафыннан инде расланды. Көрәшчеләр һәм тамашачылар алдан ук белеп торсыннар дип, бәйге ничек үткәреләчәген аңлатабыз.


Ярышны әзерләү һәм үздыру шәһәребезнең көрәш мәктәбе булып танылган “Шинник” спорт комплексына йөкләнә. Баш судья – Татарстанның атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев, баш секретарь– Рәис Булатов.

Көрәшчеләрне үлчәү иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 11дә тәмамлана. Соңга калып килүчеләр, документлары (паспорт яки туу турында таныклык) булмаганнар кертелми. Бәйге сәгать 12дә башлана.

Бил алышу, елдагыча, өч төркемгә бүлеп оештырыла. Яшьләр (18 яше тулмаган үсмерләр) өчен тугыз авырлык үлчәве билгеләнгән. Көрәш ветераннары ( 50 яшьтән өстәге ирләр), авырлыкларына карап бүлмичә, барысы бергә көч сынаша. Ә инде 18 яшьтән узган ир-егетләр арасындагы төп көрәш быел да алты үлчәүдә була, әмма килограммнарында үзгәреш бар: 65, 70, 80, 90, 100гә кадәр һәм 100дән авыррак. Югарыда санап кителгән төркемнәрдә, түбәнкамалылар белән беррәттән, башка шәһәрләрдән һәм районнардан килүчеләр дә көрәшә алачак.

Ахырдан Сабантуйның баш батыры исеме өчен ярыш, ягъни абсолют беренчелек оештырыла. Анысында ир-егетләр арасындагы төп ярышта үз авырлык үлчәүләрендә беренче урынны алганнар гына катнаша ала. Тик моның бер мәҗбүри шарты бар: абсолют беренчелеккә Түбән Кама шәһәрендә яки районында теркәлеп яшәүчеләр генә кертелә. Ә инде, әйтик, авырлык үлчәвендәге ярышта беренче урынны читтән килгән спортчы алса, баш батыр исемен дәгъвалау хокукы икенче урындагы үзебезнең көрәшчегә биреләчәк. Авырлык үлчәвендә беренче һәм икенче урынны да кунаклар алган очракта, абсолют беренчелектә катнашу хокукы өченче урындагы түбәнкамалыга күчә.

Инде күпләрне, баш батырга нинди бүләк була, дигән сорау кызыксындырадыр. Соңгы берничә елда гадәткә кергәнчә, быел да машина бирелмәячәк. Бу – экономия максатыннан түгел: автомобиль сатып алу өчен билгеләнгән акча барлык авырлык үлчәүләрендә призлы урыннарны алучыларга (зурларга да, яшьләргә дә) биреләчәк сертификат бәяләрен арттыруга тотыла, димәк, кибеттән кыйммәтлерәк бүләк сайлап алу мөмкин булачак. Ә бу исә баш батырның гына түгел, башка көрәшчеләрнең дә кызыксынуын арттыра. Сабантуйның баш батырына (аның кем буласын фаразлау әле бик кыен) – иң зур бәяле (100 мең сумлык) сертификат һәм, әлбәттә инде, иң дәрәҗәле бүләк булган тәкә.

Быел Түбән Кама Сабантуенда мәйдан күрке булган көрәшне оештыру үзенчәлекләре менә шулар. Инде иң яраткан милли бәйрәмебез узачак көн яңгырсыз булсын, көрәшчеләрнең бил алышуын рәхәтләнеп тамаша кылырга язсын, дип телик.

Виктор Шадрин.