Көрәш ничек оештырыла?

Главная Новости

Көрәш ничек оештырыла?

Көрәш ничек оештырыла?

01.06.2022

Инде хәбәр ителгәнчә, 11 июньдә “Ильинка” комплексында Түбән Кама Сабантуе узачак. Аның иң зур, төп ярышы булган татарча көрәшне үткәрү тәртибе турындагы нигезләмә Сабантуйны оештыру комитеты рәисе Айзат Мәхмүтов тарафыннан инде расланды. Көрәшчеләр һәм тамашачылар алдан ук белеп торсыннар дип, ярыш ничек үткәреләчәген аңлатабыз.


Бәйгене әзерләү һәм уздыру шәһәребезнең көрәш мәктәбе булып танылган “Шинник” спорт комплексына йөкләнә. Баш судья – Татарстанның атказанган спорт остасы Габбас Әхмәдиев (сүз уңаеннан, Түбән Кама Сабантуенда бу вазифага әле икенче генә мәртәбә билгеләнүе), баш секретарь – “Шинник”ның көрәш бүлеге өлкән тренеры Илнар Гәрәев.

Көрәшчеләрне үлчәү иртәнге сәгать 8дә башлана һәм 10да тәмамлана. Соңга калып килүчеләр, документлары булмаганнар кертелми (андыйлар ел саен табыла). Бәйге сәгать 11дә башлана.

Бил алышу, гадәттәгечә, өч төркемгә бүлеп оештырыла: яшьләр, көрәш ветераннары, төп бәйгедәге ир-егетләр. Яшьләр үзләре өч төркемгә бүленә (2010 елгы һәм аннан да яшьрәкләр, 2007-2009 һәм 2005-2006 елгылар), алар өчен барлыгы тугыз авырлык үлчәве билгеләнгән. Көрәш ветераннары, ягъни 45 яшьтән өстәге ирләр (быел алар бераз “яшәртелә” – узган ел 55 яшьтән узу шарты куелган иде), авырлык үлчәүләренә бүлмичә, барысы бергә көч сынаша. Ә инде 18 яшьтән узган ир-егетләр арасындагы төп көрәш быел да алты үлчәүдә була, әмма килограммнарында үзгәреш бар: 60, 65, 70, 80, 90га кадәр һәм 90нан авыррак.

Ахырдан Сабантуйның баш батыры исеме өчен ярыш, ягъни абсолют беренчелек оештырыла. Анысында ир-егетләр арасындагы төп ярышта үз авырлык үлчәүләрендә беренче урынны алганнар гына катнаша ала.

Баш батыр дигәннән, узган ел кертелгән тәртип быел да үз көчендә: абсолют беренчелектә, түбәнкамалылар белән беррәттән, башка шәһәрләрдән һәм районнардан килүчеләр дә көрәшә алачак. Мондый үзгәреш көрәшне тамашачылар өчен кызыклырак итү максатыннан кертелде.

Инде күпләрне, быел баш батырга автомобиль буламы, дигән сорау кызыксындырадыр. Сабантуйны оештыру комитеты карары белән, узган елдагы кебек, быел да машина бирелмәячәк. Бу - экономия максатыннан түгел: автомобиль сатып алу өчен билгеләнгән акча барлык авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләргә һәм призерларга (зурларга да, яшьләргә дә) биреләчәк сертификат бәяләрен арттыруга тотыла, димәк, кибеттән кыйммәтлерәк әйбер сайлап алу мөмкин булачак. Ә бу исә баш батырның гына түгел, башка көрәшчеләрнең дә кызыксынуын арттыра. Сабантуйның баш батырына (быел аның кем буласын фаразлау әле бик кыен) – иң зур бәяле сертификат һәм, әлбәттә инде, иң дәрәҗәле бүләк булган тәкә.

Быел Түбән Кама Сабантуенда мәйдан күрке булган көрәшне оештыру үзенчәлекләре менә шулар. Инде иң яраткан милли бәйрәмебез узачак көн, берүк, яңгырсыз булсын, көрәшчеләрнең бил алышуын рәхәтләнеп тамаша кылырга язсын, дип телик.

 

Виктор Шадрин,

“Шинник” спорт комплексының

матбугат хезмәте җитәкчесе.