КӨРӘШЧЕЛӘР БИЛ АЛЫШТЫ

Главная Новости

КӨРӘШЧЕЛӘР БИЛ АЛЫШТЫ

КӨРӘШЧЕЛӘР БИЛ АЛЫШТЫ

05.03.2024

Узган шимбәдә “Шинник” спорт комплексында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Ул көнне биредә “Татнефть” акционерлык җәмгыяте коллективларында эшләүче спортчыларның милли көрәш буенча шәхси беренчелегенә ярыш үткәрелде.


Ярышны ачу тантанасында “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты рәисе Рифдар Хәмәдьяров һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр. “Нардуган” ансамбле биючеләренең чыгышы да тантанага ямь өстәде. Бәйгенең баш хөкемдары, Түбән Кама көрәш федерациясенең башкаручы директоры Габбас Әхмәдиев ярыш тәртибен аңлаткач, берьюлы ике келәмдә бил алышу башланды.
Биш авырлык үлчәвендә – 65, 75, 85, 100 килограммга кадәргеләр һәм 100 килограммнан авырраклар арасында оештырылган бу бәйгедә Түбән Камадан “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең безнең шәһәрдә урнашкан “ТАНЕКО” һәм “ТаграсТрансСервис” предприятиеләрендә эшләүчеләр дә катнашты. Шулай ук, “КАМА TYRES” көрәшчеләре дә көч сынашырга теләк белдерү сәбәпле, аларга да, “Татнефть”некеләр белән беррәттән, катнашу мөмкинлеге бирелде.
Түбәнкамалыларның өстенлеге бәхәссез иде. “ТАНЕКО”дан Рафаэль Кәлимуллин (85 кг) һәм Марат Миначев (100 кг+) үз авырлык үлчәүләрендә җиңү яуладылар, Илдар Дәүләтгәрәев (75 кг) һәм Наил Зәйнуллин (100 кг+) икенче урыннарны алдылар, Рөстәм Хөснетдинов (85 кг) һәм Алексей Журавлев (100 кг+) – өченче призлы урыннарда. “ТаграсТрансСервис”ның да көчле спортчылары бар: Алмаз Җиһангәрәев (65 кг) үз үлчәвендә җиңүче булды, Рөстәм Сабиров (75 кг) өченче урынга чыкты. “Татнефть”некеләр янында “КАМА TYRES” егетләре дә югалып калмады: Булат Шәйхуллов (75 кг) беренчелеккә иреште, Илшат Таһиров (85 кг) – икенче призлы урында.
Сүз ахырында, шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Татнефть” акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге үзенең хезмәт коллективларында эшләүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Бу ярыш та шуның ачык бер мисалы булды.


Виктор Шадрин.
Күбрәк фотолар - альбомда.
Илья Шалафаев һәм Айрат Сәгыйтов фотолары.