Көрәшчеләрнең яңа уңышлары

Главная Новости

Көрәшчеләрнең яңа уңышлары

Көрәшчеләрнең яңа уңышлары

31.05.2022

Н.А. Зеленов исемендәге “Шинник” спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче егетләр узган ял көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ушма авылында көч сынашып кайттылар.


Анда шул районның танылган батыры, РСФСРның спорт остасы Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә багышлап, 2001-2003 елгы яшьләр арасында республика беренчелегенә турнир үткәрелде. Инде традициягә кергән әлеге ярышта бу юлы түбәнкамалыларның икесе уңышка иреште. Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехник колледжы укучысы Илмир Хәсәншин 130 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә барлык көндәшләреннән өстен чыгып, беренче урынны яулады. Ә Түбән Кама педагогия колледжында белем алучы Даниф Галиуллин 100 килограммга кадәрге үлчәүдә икенче призлы урынны алды.

Хәзер бу һәм башка көрәшчеләребез, тренерлары Илнар Гәрәев һәм “Шинник”ның көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов җитәкчелегендә, 11 июньдә узачак Түбән Кама муниципаль районы Сабантуеның көрәш бәйгесендә катнашырга әзерләнәләр.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Илмир Хәсәншин – Мактау пьедесталының иң югары баскычында.