Максат – көрәшне үстерү

Главная Новости

Максат – көрәшне үстерү

Максат – көрәшне үстерү

12.09.2022

Җәйге ял һәм каникул айлары тәмамланып, яңа уку елы башлангач, шәһәребезнең “Шинник” спорт комплексында да тормыш җанланды. Көрәш бүлегендә сезонны аеруча зур өметләр белән башладылар, чөнки биредә тагын бер тәҗрибәле тренер – Түбән Камага Балтачтан күченеп килгән Илдар Зарипов эшли башлады.


Элегрәк инде язганыбызча, “РаМус” сәүдә компаниясенең генераль директоры, милләт җанлы Рафис Мостафин Түбән Кама көрәш федерациясе рәисе вазифаларын да үз өстенә алырга риза булгач, бездә спортның бу милли төрен үстерү буенча җитди чаралар күрелә башлады. Федерациягә яңа тренер кабул итү – шул чараларның берсе. Шәһәребезнең милли көрәш осталарын әзерләү үзәге булып танылган “Шинник”та моңа кадәр бер генә тренер – Илнар Гәрәев эшли иде. Хәзер алар икәү булды.

37 яшьлек Илдар Зарипов – республикабызның көрәш дөньясында билгеле шәхес. Ул Балтач районының Нормабаш авылында туып үскән, югары юридик белемгә ия, хәрби хезмәтне Кораллы көчләрнең элита гаскәрләреннән берсе булган диңгез пехотасында узган. Көрәшчеләр ягы булып танылган Балтачта шактый еллар дәвамында тренерлык эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнгән. Үзенең дә көрәш мәйданында яулаган уңышлары аз түгел: үз авырлык үлчәвендә күп мәртәбә Балтач һәм Казан Сабантуйларында батыр калып, Татарстан һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңеп, Россиянең спорт остасы исеменә лаек булган.

“Шинник”ның көрәш залында күнегүләр, алда торган ярышларга әзерләнү инде башланды. Биредә шөгыльләнергә теләүчеләр булса, рәхим итегез: яшьләр төркемнәренә – мәктәп яшендәге малайларны, ә зурларныкына – 18 яше тулып узган ир-егетләрне кабул итү әле бара. Өлкән тренер Илнар Гәрәев һәм тренер Илдар Зарипов күнегүләрне эш көннәрендә кичке сәгать алтыда башлыйлар. Уртак көч белән эшләгәч, Түбән Камада спортның милли төре тагын да җанланыр, республика һәм ил күләмендә яңа үрләр яуланыр, дигән өмет бар.

Виктор Шадрин,

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте җитәкчесе.

Фотода: Илдар Зарипов.

Фото - шәхси архивтан