Республикада иң көчлеләр!

Главная Новости

Республикада иң көчлеләр!

Республикада иң көчлеләр!

09.02.2021

“Шинник” спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче яшьләр, узган ял көннәрендә Лаеш районының Усад авылына барып, зур җиңү яулап кайттылар.


2001-2003 елгы яшь спортчылар арасында билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелегенә уздырылган ул ярышта республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан барлыгы уналты команда катнашты. Егетләр генә түгел, кызлар да үзара көч сынаша алды. Гомуми нәтиҗәләрне исәпләгәч, Түбән Кама данын яклаган “Шинник” командасының беренче урынны алуы ачыкланды.

Бу җиңүгә иң зур өлеш кертүчеләр – үз авырлык үлчәүләрендә барлык көндәшләреннән өстен чыккан Алмаз Җиһангәрәев, Илмир Хәсәншин, Сабина Баһаветдинова, икенче урыннарны алган Әлфис Шәйдуллин, Илдар Дәүләтгәрәев, Даниф Галиуллин һәм Әдилә Бушмакина. Аларның барысына да, Татарстан җыелма командасы белән, шушы яшьтәгеләрнең Россия беренчелегенә бару хокукы бирелде. Ил күләмендәге ярыш Рязань шәһәрендә узачак, төгәл вакыты әле билгеле түгел.

Яшь көрәшчеләребезнең уңышы – тренерлары Илнар Гәрәев, Расиф Гыйльманов, Сергей Михайлов һәм Олег Егоров өчен дә зур горурлык.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.

Фотода: Мактау пьедесталының иң югары баскычында – Алмаз Җиһангәрәев.