Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә

Главная Новости

Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә

Түбән Кама пәһлеваны истәлегенә

29.03.2022

Узган җомгада Н.Зеленов исемендәге “Шинник” спорт комплексында, инде менә егерме сигезенче мәртәбә, Данил Галиев истәлегенә багышланган милли көрәш турниры үткәрелде.


Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ике дистә елга якын илнең авыр үлчәүдәге иң көчле көрәшчесе булды. Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында башка барлык көрәшчеләрдән күбрәк – ун мәртәбә  баш батыр булып калды ул.

Данил Юныс улы тренер булып эшләгән “Шинник” спорт комплексында (ул чагында исеме “Юбилейный” иде), 1994 елдан башлап, аның истәлегенә багышланган  бәйге уза. Ул әлегә бары тик 2020 елда гына, коронавируска бәйле катгый чикләүләр аркасында, булмый калды... Дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә барган турнирга бу юлы, Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан, шулай ук, Марий-Эл Республикасыннан, барлыгы 35 команда җыелган иде, 254 көрәшче бил алышты.

Турнирны изге Коръән аятьләре белән башлап, шәһәребездәге “Нур” мәчетенең икенче имамы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов спортчыларга фатыйха бирде. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең профком рәисе Гомәр Яруллин, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, республика көрәш федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов, “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев һәм башкалар чыгыш ясап, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Көч сынашу берьюлы биш келәмдә барды, чөнки катнашучылар күп иде. Узган елга кадәр бары тик зурлар гына бил алышкан ярыш, инде менә икенче мәртәбә, “кушымталы” булды: 12-17 яшьлек малайлар өчен, халык җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышлап, аерым бәйге – шәхси беренчелек уздырылды. Яшьләр ярышында (алар 61 кеше иде) “Шинник” спорт комплексында шөгыльләнүчеләрдән Әмир Хафизов һәм Муса Әнвәров җиңү яуладылар, Эдуард Юнысов, Булат Гәрәев, Данил Андреев һәм Антон Рассказов икенче урыннарны алдылар, Таир Зәйнуллин өченче призер булды. Биредә командалар беренчелеге дә билгеләнгән булса, Түбән Кама малайлары беренче урынга чыгар иде. Яшь көрәшчеләребезнең бу уңышларында тренерлары Илнар Гәрәевнең дә өлеше зур.

Ләкин монысы “кушымта” гына шул, ә төп вакыйга – Данил Галиев истәлегенә багышланган зурлар бәйгесе... Монда инде безнең бер генә көрәшче – Наил Зәйнуллин призерлар исемлегенә керде, 100 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендәгеләрнең финалында Казаннан спорт остасы Булат Мусинга оттырып, икенче урынны алды.

Командалар беренчелегендә беренче өч урында – Әлмәт, Казанның Яңа Савин районы һәм Лаеш. Ә инде турнир хуҗасы булган Түбән Кама командасы бу юлы тагын призлы урыннарның берсенә дә эләгә алмады. Булганнарны югалта бару сәбәпләре турында (алар билгеле) ачыктан-ачык сөйләшеп, җитди чаралар күрелә башламаса, түбән тәгәрәү дәвам итәчәк...

Виктор Шадрин.

 

Фотоларда: Рамил Муллин чыгыш ясый; Наил Зәйнуллин; көрәшнең кискен мизгеле.

Рафаил Хәйруллин фотолары.