Ул татар җанлы кеше иде

Главная Новости

Ул татар җанлы кеше иде

Ул татар җанлы кеше иде

24.06.2022

Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллинның арабыздан вакытсыз китүе турында кайгылы хәбәр аяз көндә яшен суккандай булды. Көче һәм энергиясе ташып торган дустыбызга әле яшисе дә яшисе иде, югыйсә...


Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллинның арабыздан вакытсыз китүе турында кайгылы хәбәр аяз көндә яшен суккандай булды. Көче һәм  энергиясеташып торган дустыбызга әле яшисе дә яшисе иде, югыйсә...

Фатыйх ага (татарда үзеңнән берничә яшькә олырак кешене дә ага дипәйтү гадәте бар) Татарстанның иң куренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән берсе иде. Аның башкарган җаваплы вазифаларын санап тормыйм, алар һәркемгә билгеле. Иң мөһиме шул: нинди генә урында эшләсә дә – колхоз рәисеме, район җитәкчесеме, республиканың авыл хуҗалыгы министрымы, Россия дәүләт думасы депутатымы – ул һәркайда үзенең зирәк фикерен, оештыру сәләтен, какшамас авторитетын күрсәтә алды.

Шунысы аеруча игътибарга лаек: ул татар җанлы кеше иде, милләтебез ихтыяҗларын кайгыртып яшәде. Үзе дә көрәш ветераны, байтак еллар Татарстанның көрәш Федерациясе рәисе булды, халкыбызның милли спорт төрен үстерүгә лаеклы өлеш кертте. Безнең Түбән Камада атаклы батыр Данил Галиев истәлегенә багышлап үткәрелә торган турнирның иң хөрмәтле кунакларыннан берсе булды. Үткен сүзле кеше иде, аның бу турнирны ачу тантанасындагы чыгышлары тыңлаучыларда һәрвакыт җанлылык тудырды.

Милләт җанлы, дигәннән, әле ул, профессиональтарихчы һәм язучы булмаса да, татар халкының тарихына багышланган берничә бик кызыклы һәм тирән эчтәлекле китап таязып бастырды. Соңгы вакытта, Татарстан Президентының экология буенча киңәшчесе буларак, әйләнә-тирә мохитне саклауга зур игътибар бирде, бу мәсьәләгә кагылышлыпроблемалар белән аңа мөрәҗәгатьитеп, эшлеклеярдәм ала идек.

Инде менә ул арабызда юк... Безнең өчен бу бик авыр югалту. Нишлисең бит, Адәм баласының җирдәге вакыты – Аллаһы иркендә. Фатыйх Сәүбән улына Аллаһы Тәгалә фирдәвис җәннәтләре насыйп итсен. Гаиләсенә, туганнарына, якыннарына бу авыр кайгыны күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен...

 
Рөстәм ГАНИЕВ,
Н.А. Зеленов исемендәге “Шинник” спорт комплексы директоры,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы һәм
Түбән Кама бүлеге рәисе, Татарстанның һәм Россиянең
атказанган физик культура хезмәткәре,
Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины.