Утызынчы бәйге

Главная Новости

Утызынчы бәйге

Утызынчы бәйге

06.05.2024

Узган җомга һәм шимбә көннәрендә “Шинник” спорт комплексында, инде менә утызынчы мәртәбә, Данил Галиев истәлегенә багышланган көрәш турниры узды.


Атаклы пәһлеван, Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев (1948-1993) татар-башкорт милли спорт көрәше буенча ике дистә елга якын илнең авыр үлчәүдәге иң көчле көрәшчесе булды. Үзебезнең Түбән Кама Сабантуйларында башка барлык көрәшчеләрдән күбрәк – ун мәртәбә баш батыр булып калды ул.

Данил Юныс улы тренер булып эшләгән “Шинник”та (ул чагында исеме “Юбилейный” иде), 1994 елдан башлап, аның истәлегенә багышланган бәйге уза. Ул бары тик 2020 елда гына, коронавируска бәйле катгый чикләүләр аркасында, булмый калды. Дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә барган ярышка бу юлы Татарстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 30 команда җыелган иде, 252 көрәшче бил алышты.

Шәһәр мәчетеннән килгән коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов, турнирны изге Коръән аятьләре белән башлап, җиңелмәс көрәшче Данил Галиев рухына дога  кылды һәм бәйгегәфатыйха бирде. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Рамил Муллин, “Татнефть” акционерлык җәмгыятетенең хөрмәтле ветераны Гомәр Яруллин, Россия Федерациясенең дәүләт думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан көрәш  федерациясенең башкаручы директоры Марсель Таһиров, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм “Шинник” спорт комплексы директоры Рөстәм Ганиев чыгыш ясап, көрәшчеләргә уңышлар теләделәр.

Ике көн барган көч сынашу бик киеренке булды, чөнки биредә, елдагыча, республиканың танылган көрәшчеләре дә күп иде. Әмма көрәш дөньясында яңа батырлар да барлыкка килә, алар соңгы елларда гел беренче булырга күнеккән лидерларны кысрыклый. Әйтик, заманында безнең “Шинник”тан үсеп чыккан бертуган Ренас һәм Рафаэль Кәлимуллиннар (хәзерге вакытта берсе – Теләче, икенчесе Әлмәт командасы данын яклый) бу юлы үз авырлык үлчәүләрендә икенче урын белән канәгатьләнергә мәҗбүр булдылар.

Командалар беренчелегендә быел беренче өч урынга Чаллының Комсомол районы, Лаеш һәм  “Зилант” (Казан) чыкты. Ә инде турнир хуҗасы булган Түбән Кама командасы призлы урыннардан тагын да ерагайды. Соңгы елларда моның гадәти хәлгә әйләнеп  баруы – кызганыч хәл. Унбер авырлык үлчәвенең берсендә дә көрәшчеләребез призлы өчлеккә керә алмады (моңа кадәр әле бер-икесе уңышка ирешә иде). Булганнарны югалта бару сәбәпләре турында (алар билгеле) ачыктан-ачык сөйләшеп, җитди чаралар күрелә башламаса, түбән тәгәрәү дәвам итәчәк...

Виктор Шадрин.

                                                                                                      Фотода: чираттагы пар көрәшә.

Айрат Сәгыйтов фотосы.