Зәйдән – алты медаль яулап

Главная Новости

Зәйдән – алты медаль яулап

Зәйдән – алты медаль яулап

29.01.2020

“Шинник” спорт комплексының көрәш бүлегендә шөгыльләнүче егетләр, узган ял көннәрендә Зәй шәһәренә барып, бер – “алтын”, өч – “көмеш” һәм ике “бронза” медаль алып кайттылар.


Анда, Зәй районының элекке башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә багышлап, татарча көрәш буенча бөтенроссия турниры үткәрелде. Россиянең уналты тәбәгеннән көрәшчеләр җыелган бу бәйгедә яшьләр дә (2002-2006 елгылар), зурлар да көч сынаша алды.
Яшьләр арасында безнекеләрдән 1нче гимназия укучы Булат Галимов үз авырлык үлчәвендә (80кг) җиңүгә иреште. Илмир Хәсәншин (110кг) һәм Булат Шәйхуллов (70кг) икенче урыннарны алдылар, Даниф Галиуллин (90кг) өченче призер булды. Ә зурлар ярышында безнең Илшат Таһиров (85кг), Теләче өчен көрәшүче танылган Ренас Кәлимуллинга гына финалда оттырып, икенче урынга чыкты. Алмаз Җиһангәрәев (60кг) үз үлчәвендә өченче призлы урынны алды.
“Шинник” көрәшчеләренең бу уңышлары – тренерлары Илнар Гәрәев һәм көрәш бүлеге мөдире Расиф Гыйльманов өчен дә горурлык.

“Шинник” спорт комплексының матбугат хезмәте.
Фотода: Илшат Таһиров (сулдан беренче) мактау пьедесталында.